"Туган як" язгы кыр эшләренә әзер
“Туган як” агрофирмасында быел 10 мең 500 гектарда язгы чәчү үткәрү планлаштырыла.
Шуның 840 гектары сидераль пар җирләренә билгеләнгән. Әлеге мәйданнарда гәрчич чәчәргә ниятлиләр. Фитосанитар ролен үтәүче әлеге культура менә дигән минераль ашлама булу белән бергә, гумусны да яхшырта икән. Көздән 3500 гектарда уҗым культуралары чәчкән булганнар. Өстенлек көзге бодайга бирелгән. Бу сезонда агрофирма басуларында дым каплауга 12 тырма агрегаты, җир эшкәртүгә 8 агрегат чыгачак. Чәчүдә 6 комплекс һәм 3 “СЗП-3,6” агрегаты эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев