Яшьләр үз куышын булдыра ала
Сер түгел, бик күпләрнең үз куышын булдырасы килә. Аеруча яшьләр, әти-әни канаты астыннан чыгып, үз йортында яки фатирында яшәргә тели. Элек халык, чиратка басып, бушлай фатир алу мөмкинлегеннән файдаланган. Бүген бу мәсьәлә катлаулырак.
Яшь гаиләләргә “Гражданнарны уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” РФ дәүләт программасының бер өлеше булган “Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы эшли. Аның ярдәмендә дәүләттән субсидия алу мөмкинлеге бар. Безнең җирлектә дә шушы программа нигезендә торак алу мөмкинлеге булдырылды, – ди яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров.
Әлеге программа буенча яшь гаиләгә бюджеттан йорт яки күпфатирлы йортларда фатир сатып алганда күчемсез милек суммасының 35 процентын “каплау” өчен акча алырга мөмкин. Программа нигезендә беренче чиратта гаиләнең торакка ихтыяҗы игътибарга алына. Дәүләт ярдәменә дәгъва иткәндә яшь гаиләнең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуы расланырга тиеш. Гаиләдә бер кешегә туры килгән торак мәйданы 18 квадрат метрдан артмаска тиеш.
– Программага керү өчен гаиләнең рәсми төстә никахлашкан булуы һәм ир белән хатынга 35 яшь тулмаган булу шарт. Элек яшь гаиләнең бюджетта эшләве таләп ителә иде. Бу программаның өстенлеге – яшь гаиләнең нинди өлкәдә эшләве мөһим түгел. Дәүләттән бирелгән субсидия кире кайтарылмый. Программаның гамәлгә ашырылуында Татарстанның яшьләр эшләре буенча министрлыгының өлеше зур. Социаль программалар ярдәмендә күп гаиләләр торак мәсьәләсен хәл итәрләр, дип ышанам, – ди Илшат Яббаров.
Моңа кадәр дә яшьләр фатир алмый, йорт салмый тормады анысы. Тик бюджет өлкәсендә эшләмәүчеләр өчен кыенлыклар булгалады. Аларны йорт салган кеше үзе генә беләдер. Программаны гамәлгә ашыручылар аның демографик хәлне яхшыртырга булышуына да өметләнә.
– Программада тулы булмаган гаилә дә (ялгыз бала үстерүче ана яки ата) катнаша ала. Дәгъва кылучының Татарстанда яшәве һәм пропискасы булуы, эшләве (үзмәшгуль булса да ярый) шарт, чөнки банктан ипотека кредитын түләп бару мөмкинлеге турында белешмә таләп ителә, – ди Илшат Яббаров.
Бүгенге көндә Мөслимдә торакның бер квадрат метры – 25093 сум. Әлеге сумма квартал саен үзгәреп тора.
Программада катнашырга теләк белдерүчеләр 1 июньгә кадәр, кирәкле документларны туплап, район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенә тапшырырга тиеш. Әлеге бүлек “Мизгел” яшьләр үзәгенең икенче катында урнашкан. Торак бәясе документларны тапшырган көннән чыгып исәпләнә. Гаиләнең программага кертелүе октябрь аенда каралачак. Узган ел “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы буенча җирлегебездә ике гаилә документлар тапшырган.
Программада катнашучыларга, дәүләттән субсидия алып, беренчел яисә икенчел торак сатып алырга да була. Средстволарны йорт төзелешенә юнәлтергә дә мөмкин. Бу очракта килешү төзелеп, акча йорт төзүче оешманың исәп-хисап счетына күчерелә.
Лилия Шәймиева.
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев