Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшел помидордан

Кечкенә яшел помидорларны юып, 12-15 минут кайнатырга, суын түгәргә. Шикәр сиробы ясап, шунда помидорларны салырга һәм 3 сәгатьтән дә ким булмаган вакытка калдырырга.

Кирәкле кушылмалар: 
- 1/2 кг яшел помидор; 
- 650 г шикәр комы; 
- 200 мл су; 
- 2-3 канәфер чәчәге; 
- 1-2 кардамон орлыгы; 
- 3-4 г корица. 
Эш тәртибе: кечкенә яшел помидорларны юып, 12-15 минут кайнатырга, суын түгәргә. Шикәр сиробы ясап, шунда помидорларны салырга һәм 3 сәгатьтән дә ким булмаган вакытка калдырырга. Аннан 20 минут чамасы сүрән утта кайнатырга, суытырга һәм 2-3 сәгать тотарга. Бу этапларны тагын өч тапкыр кабатларга: сиропта тотарга, кайнатырга, суытырга, кабат сиропта тотарга һ.б. Соңгы этапта әзер булганчы кайнатырга, ә сиропка тәмләткечләр салынган кечкенә капчык төшерергә (аны, бераз тоткач, кайнатмадан алып куярга).

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев