Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшел Мөслим:50 мең чәчәк үсә

"Төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесе" табигатебезне саклауга, әйләнә-тирәбезне төзекләндерү һәм матурлауга үзеннән зур өлеш кертә. Соңгы елда гына да предприятие хезмәткәрләре тарафыннан район үзәгендә өч меңнән артык нарат, алмагач, карама, Канада чаганы, туя, можжевельник, чыршы, тупыл, пихта, имән, каен агачлары һәм биш меңгә якын куак утыртылды.

- Агач һәм куакларның үсентеләрен үзебезнең теплицада үстерү җаен да таптык. Көнбатыш туясын, алмагач һәм спирея куакларын - орлыктан, тал һәм башка декоратив куакларны чыбыкчыклардан үстерәбез. Үсентеләр бер ел эчендә генә әзер булмаса да, киләчәк елларга үзебезнең базаны әзерлибез, - ди теплица хуҗалыгы җитәкчесе Рүзилә Бәйрханова.

Предприятие хезмәткәрләре район үзәгендәге карт агачларны яшәртү, яшь агачларны формалаштырып кисү буенча зур көч куя. Бу елны гына да 200гә якын агач формалаштырып киселде. Бу эш эстетик матурлык биреп кенә калмый, куркынычсызлыкны тәэмин итә, агачларның гомерен дә озынайта.

- Яшь үсентеләрне утырту белән генә түгел. Аларны даими ашлап, су сибеп тору да кирәк. Бу эш күмәк көч таләп итә. Оешманың һәр хезмәткәре бу эшкә үзеннән зур өлеш кертә, - ди "Төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесе" җитәкчесе Илнур Миргазизов.

Теплицада узган ел 50 мең төп чәчәк үстергәннәр. Алар район үзәген һәм оешма-предприятие тирәләрен, "Кояшлы Ык" ял зонасын ямьләп, көзгә кадәр шау чәчәктә утырды. Чәчәкләр быел да шул ук күләмдә үстереләчәк. Петуния, сальвия, целлозия, катарантус, виола, хризантема, яран гөл, агератум чәчкәләре берничә теплицада 210 кв. метр мәйданында үстерелә.

- Көзен район үзәгендәге сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексыннан җыелган яфракларны теплица хуҗалыгына алып кайтып, черемә ясыйбыз. Чәчәк һәм куаклар утыртуда кулланылучы туфракка кушабыз, - ди Рүзилә Бәйрханова.

Оешма хезмәтчәннәре урамнардагы чүпне җыеп, үтильләштерүгә озаталар. Мөслим урамнарын гына түгел, "Кояшлы Ык" ял зонасын, парк һәм скверлардагы чисталык, тәртип өчен дә алар җавап бирә. Су буенда, яр ишелмәсен өчен, узган ел таллар да утырткан идек, алар да матур булып үсеп китте. Гомумән, табигатькә сакчыл карау безнең оешмада девиз буларак яңгырый.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев