Яңалыклар

Мөслимдә ярминкә булачак

Ярминкәдә шәхси эшмәкәрләр, фермер хуҗалыклары, җитештергән продукцияне тәкъдим итәчәк.

Республика көне уңаеннан 30 август көнне “Дуслар-клаб” каршындагы мәйданда бәйрәм ярминкәсе гөрләячәк. Ярминкәдә шәхси эшмәкәрләр, фермер хуҗалыклары, җитештергән продукцияне тәкъдим итәчәк. Сәүдә рәтләре “Дуслар-клаб” кафесы каршында урнашачак. Сәүдә итәргә теләге булганнар  2-46-07 телефоны аша район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә заявка бирүләре сорала. Ярминкә 9.00 сәгатьтә башлана. Ә сатучылардан иртәнге 7 сәгатьтә үз урыннарында булу сорала.    

Сату нокталары, кич белән “Нурлыгаян”  паркында да эшләячәк.      


Нет комментариев