Ярдәм янәшә
Яңалыклар

Ярдәм янәшә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” проектына старт бирелде.

Игелек акциясенә республикадагы эре предприятиеләр белән бергә ком­мерцияле булмаган оешмалар, кече биз­нес вәкилләре, иганечләр һәм волонтер­лар кушылды. Проект коронавирус ин­фекциясе аркасында катлаулы тормыш хәлендә калучыларга азык-төлек белән ярдәм итүне күздә тота. Азык-төлек па­кетлары Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау минис­трлыгы төзегән исемлекләр буенча та­ратыла. Проект кысаларында республи­ка районнарында йөрүче махсус машина беренче партия азык җыелмасын 3 май көнне Мөслимгә китерде.

Районда ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм күпбалалы гаиләләргә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле
чикләүләр режимын саклауда булышлык күрсәтү максатында районыбыз иганәчеләре булышлыгы белән әзерләнгән азык-төлек пакетлары да таратылган иде. Мондый пакетларны Мөслимнең үзендә һәм авылларда яшәүче 133 кеше алды.

– Районга барлыгы 291 данә азык-төлек җыелмасы китерелде. Бер үк ва­кытта “Магнит” җәмгыяте 120 балага азык-төлек җылмасыннан торган адреслы ярдәм күрсәтте. Аларны таратуда волон­терларыбыз һәм авыл җирлекләре башлы­клары активлык күрсәтте, – ди район Баш­карма комитеты җитәкчесенең социаль- мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.

Азык-төлек тутырылган тартмалар керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган өлкәннәргә; 8 яшьтән зуррак дүрт балалары булган һәм аз керемле буларак пособие алучы гаиләләргә тапшырыл­ды. Ярдәм коронавирус инфекциясенә бәйле зыян күргән эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр гаиләләренә дә адрес­ланган иде. Моннан тыш, азык-төлек җыелмасы аз керемле (ата-ананың берсе алимент түләмәүче) гаиләдә тәрбияләнүче балаларга, опека һәм попечитель­лек вазыйфаларын бушлай башкаручы гаиләләргә бирелде.

Республика җитәкчелеге старт биргән проект шул рәвешле бик күпләргә сөенечле мизгелләр бүләк итте. Азык- төлек тутырылган тартмалар күтәреп кергән волонтерларга һәркем рәхмәтле калды.

– Эшләгән чорда үзем актив спон­сор булдым: Катмыш авылында зурлап Сабантуйлар үткәрдек, юллар ремонт­лауда, зиратны төзекләндерүдә, мәчет төзүдә ел саен ярдәм күрсәтеп килдем. Пенсиягә аз акча белән чыгармын да үземә ярдәм күрсәтерләр дип, башыма да килмәде. Республикадан килгән азык- төлек җыелмасын алгач, күңелем бул­ды. Ниләр генә тутырмаганнар анда?! Ризыкның барысы да сыйфатлы һәм тәмле. Рәхмәт республика җитәкчелегенә, игелекле иганәчеләргә, – дип, сөенече белән уртаклашты Катмыштан Фәнис Корбангалиев.

Мөслимдә яшәүче Фирзал Борһанов та ярдәмне оештыручыларга, азык- төлек тутырылган тартмаларны ките­реп бирүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

Коронавирус инфекциясе пандемиясенә каршы көрәш чорында кат­лаулы тормыш хәлендә калган һәм аеруча мохтаҗлык кичергән гаиләләргә ярдәм алга таба да күрсәтеләчәк әле. Ярдәмнең икенче траншы шушы көннәрдә булыр дип көтелә.

Әлфинур Ногманова.

Автор фотосы.

 


Нет комментариев