Янгын мунчасыз калдырган
Яңалыклар

Янгын мунчасыз калдырган

Шәхси ихатадагы мунчага кичке сәгатьләрдә ут каба.

7 апрель көнне Әмәкәй авылында янгын булды. Шәхси ихатадагы мунчага кичке сәгатьләрдә ут каба. Сәбәбе – мичнең кызып китүе. Янгын сүндерүчеләрнең вакытында килүе мунчаны тулысынча янып бетүдән саклап кала. “Бу – ел башыннан дүртенче янгын очрагы. Мичләрне беркайчан да караучысыз калдырмагыз, бу электр җиһазларына да кагыла, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин.

Фото– Рixabay.com

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев