Янгын очрагы
Ел башыннан җирлегебездә 13 янгын очрагы теркәлде. Аның соңгысы 8 октябрь көнне Үрәзмәт авылында булды. Шәхси йортта сүндерелми калган тәмәке аркасында чыккан янгын өйнең эчке өлешен кара күмергә әйләндергән. Йорт хуҗасы - авыр хәрәкәтләнүче 1940 елгы ир-ат янгын вакытында һәлак булган. "Әлеге янгын очрагы буенча материал тикшерүгә җибәрелде. Бигрәк тә...
Ел башыннан җирлегебездә 13 янгын очрагы теркәлде. Аның соңгысы 8 октябрь көнне Үрәзмәт авылында булды. Шәхси йортта сүндерелми калган тәмәке аркасында чыккан янгын өйнең эчке өлешен кара күмергә әйләндергән. Йорт хуҗасы - авыр хәрәкәтләнүче 1940 елгы ир-ат янгын вакытында һәлак булган. "Әлеге янгын очрагы буенча материал тикшерүгә җибәрелде. Бигрәк тә ягу сезонында халыктан уяу булуларын сорыйбыз", - дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев