( "Татар-информ"). Яңа Мәскәүдә ир-атның 130 миллион сум акча салынган сумкасын урлаганнар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Матбугат чаралары язганча, полиция бүлегенә бер ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул таксида Коммунарка бистәсенә баруын әйткән. Сумкасында зур күләмдә - 130 миллионлап акча алып барган. Урынга барып җиткәч, машина йөртүче пассажирга ташланган, ул аны кыйнаган һәм акчасы белән сумкасын урлаган.
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара. Полицейскийлар талаучыны эзли. Кайбер мәгълүматлар буенча, полициягә мөрәҗәгать итүче салмыш булган.
Нет комментариев