Яңа елны көтәсезме?
Яңа ел бәйрәме – иң матур, иң кызыклы бәйрәмнәрнең берсе. Аны яратмаган кеше юктыр. Бу көнне күпчелегебез могҗизаларга ышана, аларны үзе тудырырга омтыла. Һәр кешегә яшәр өчен өмет, яңа көнгә якты караш кирәк. Ә яңа елны көтү – үзе өмет. Һәрберебез киләсе елның тагын да бәхетлерәк, яхшырак, тынычрак, кызыклырак булуына ышана. Бу ышаныч безгә көч бирә, үрләрне яуларга булыша. Ә сез яңа елны көтәсезме?
Мәшүдә:
– Без инде хәзер өлкән яшьтә. Аллага шөкер, ил-көннәребез тыныч, яшәешебез матур, үзебез, балаларыбыз сау-сәламәт дип, һәр яңа туган көнне сөенеп каршы алабыз. Яңа елда да шулай дәвам итсен, барысына да куанып яшәргә насыйп булсын дип телибез. Яңа ел бәйрәмен дә көтеп алабыз. Чөнки ялларда үзләренең гаиләләре белән балалар кайта, оныклар белән аралашабыз. Туганнар кайта, үзебез дә кунакка барабыз, якыннарыбыз белән күрешеп кайтабыз.
Марат:
– Бик көтәбез Яңа елны. Электән килгән гадәт буенча чыршысын да бизибез, ишек алдына да бәйрәм төсе кертәбез. Быел бакчадагы агачларга да гирляндалар элеп куйдым әле. Утларын кабызгач дөньялар ямьләнеп, күңелләр күтәрелеп китә. Урамнан баручылар да сокланып китәләр. Шулай итеп үзебезнең кәефне генә күтәрмибез, тирә-юньдәгеләргә дә шатлык өләшәбез.
Ландыш:
– Өйдә кечкенә кызым үтенече белән чыршыны күптән бизәп куйдык инде. Төсле утларын кабызгач, өебезгә бәйрәм рухы керде. Балалар бәйрәмнәрне көтеп ала бит, алар белән безнең дә күңел күтәрелә, балачактагы кебек әкият көтеп яши башлыйсың.
Рәйхан:
– Яңа ел бәйрәмен аеруча нык көтәм мин. Олы яшьтә булсам да, өйне дә бизәп куйдым инде.
Мин Чернобыль атом электр станциясендә булган фаҗигане бетерүдә катнаштым. Бу хәлләргә 35 ел үтте. Илдә, дөньяда тынычлык, иминлек булсын дип телим һәрвакыт. Мөслимдә булган һәр чараны карарга киләбез. Быел ике тапкыр Сабантуй булды, бик ошады, матур оештырылган иде. Тагын бер яшькә олыгаябыз. Киләчәк еллар имин булсын, пенсияләребезне биреп торсыннар.
Рәмзил:
– Үтеп баручы елда минем өчен әһәмиятле вакыйгалар күп булды. Беренчедән, яңа эш урынында эшли башладым, коллективта җылы кабул иттеләр. Эш урынында бу иң мөһимедер. Икенчедән, тормышымдагы иң зур яңалык – күңелемә хуш килгән кыз белән таныштым. Алдагы елга матур-матур планнарыбыз да бар. Шуңа күрә Яңа ел бәйрәмен дә, яңа елны да зур өметләр белән көтәм. Һәркемнең дә бөтен изге теләкләре тормышка ашсын!
Сораштыруны Мөнирә
Арсланова үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев