Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Яңа ел ялларында Россия халкы займнарны 25 процентка артыграк алган

Яңа ел бәйрәмнәрендә займнарны иң күп алучылар - Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан, шулай ук Татарстаннан булган.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Быелгы яңа ел каникулларында россиялеләр микрофинанс оешмаларына (МФО) ешрак мөрәҗәгать итә башлаган. Узган ел белән чагыштыргандагы үсеш "МиР" үзлектән көйләү оешмасы отчетында күренә.

Сораштыруда катнашкан микрофинанс оешмалары займнарны бирүнең быел 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр артуын билгеләп үткән. Узган елның декабре белән чагыштырганда, ул уртача 25 процентка үскән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, аналитиклар займ алуның 15 процентка үсүен җиткергән.

Россиялеләргә кредитлар бирү күләме дә үскән. Узган елның декабре белән чагыштырганда, уртача үсеш - 30 процент. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда - 20 процент, дип күрсәтелгән отчетта.

"Декабрь-гыйнвар чорында россиялеләрнең артык озакка киткән "сакчыллык режимы"ннан арулары сизелә. Бәйрәм чорында аларның керемнәренең күп өлеше кулланышка тотылган", - дип сөйләгән бер онлайн-займ сервисы җитәкчесе.

Яңа ел бәйрәмнәрендә займнарны иң күп алучылар Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан, шулай ук Татарстаннан булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев