Яңа ел – безнең өчен гадәти ял көне
Аллаһ Раббыбыз динебезне камил кылды һәм бәйрәмнәребезне ике гает – Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре белән билгеләде.
Ул бәйрәмнәрнең асылында иминлек, бер-береңне кайгырту, якыннарыңны һәм мохтаҗларны сөендерү, кыскача гына әйткәндә, хәерлелек ята. Балаларыбызга да шуны аңлатабыз. Улларыбызның берсе балалар бакчасына йөри, икенчесе мәктәптә укый. Балаларга Яңа ел һәм башка бәйрәм чараларына баруны катгый тыймыйбыз, чөнки тыелган җимеш татлы була. Балаларга хакыйкатьне аңлатырга тырышабыз.
“Яңа ел җитә. Тәртипле булсаң, Кыш бабай бүләк алып килә. Бүләк сорап хат яз”, – дип, тәрбия кылмыйбыз. Чөнки үсә-үсә хаклык билгеле булачак. Баланың олыларга ышанычы бетүе бар. Балаларга кечкенәдән Аллаһы Тәгаләнең барлыгын, берлеген һәм бирүче булуын, Аннан гына сорарга кирәклеген аңлатабыз. Безне нигъмәтләүче, догаларны ишетүче Аллаһтан сорап, догалар кылырга өйрәтәбез. Кечкенәдән шундый тәрбия алган балалар яшәү дәверендә аларны Аллаһ ташламаячагын беләчәк, авыр сынау килгәндә дә сынмаячак.
Дөньяви бәйрәмнәргә килгәндә, алар гадәти көн буларак кабул ителә. Яңа ел да шулар рәтендә. Мин балаларга: “Яңа ел бәйрәме диндә килмәгән. Аннан иминлек, хәерлелек юк”, – дип бәян кылам. Хактан да, күпчелек яшьләрнең уенда – табын әзерләү, анда исерткеч эчемлекләр кую. Өстәвенә, “шарт-шорт” китереп, петардалар шартлаталар, салютлар арттыралар. Күпме акча күккә оча дигән сүз. Иминлек ягыннан караганда да питарда шартлатулар куркыныч. Күпләр Яңа елда бәйрәм итүне шартлар дәрәҗәгә җиткәнче ашау-эчүдә, исерткечләрдә һәм шартлаткычларда күрәләр шул.
Без гаиләдә Яңа елны үткәрмибез. Балалар да Кыш бабай белән Кар кызына ышанмыйлар, аларны көтмиләр. Бу бәйрәм – безнең өчен гадәти ял көне. Гадәти яллардагы кебек әти-әниләргә, туганнарга барырга тырышабыз. Яңа ел хөрмәтенә түгел, туганлык җепләрен ныгыту нияте белән.
Ринас хәзрәт Нәбиев,
“Мөслим” мәчете имам-хатыйбы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев