Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әй юллар, юллар...

Бу көннәрдә Матбугат үзәгенең "кайнар линия" телефонына шалтыратулар нигездә юл өзеклеге белән бәйле. Исәнсеф-Чишмә авылына сишәмбе көнне күчмә автолавка да керә алмаган. Сәбәбе - юлга кар салган. "Бәйрәм табынына тәм-том алу түгел, атна буена иписез дә калдык. Почта таратучы иртәрәк килгән иде. Урыны-урыны белән карны көри-көри килеп җиткән-җитүен, "Кире ничек чыгармын авылны", дип кайгыра. Ярый пенсияне биреп китте. Көндәлек кирәк-ярак, ризык алырга кибет булмагач, акчаң булу белән ни мәгънә?" - ди авыл халкы.

Юлны "Татавтодор" җәмгыяте Минзәлә филиалының Мөслим участогы техникалары даими ачып китә икән. "Грейдер белән генә үткәч, юл тар ачыла. Чистарткан кар, юл читенә өелеп барып, кабат кар тутырырга сәбәп кенә була. Ротор белән карны басуга чәчтерсәләр, юл өзеклеге булмас та иде", - ди авыл халкы.

Авыл халкы соравына "Татавтодор" җәмгыяте Минзәлә филиалының Мөслим участогы җитәкчесе Илнур Гәрәев түбәндәге җавапны бирде:

- Исәнсеф-Чишмә юлын даими ачып торабыз. Анда ротор белән эшләрлек кар юк.

Үрәзмәт-Чишмә авылы халкы да кыш җиттеме юл өзеклегеннән интегә. Республика юл фондына кермәгәнлектән, юлны кардан арындыру проблема булып кала килә. Бер ай элек, Үрәзмәттә үткән авыл җыенында бу мәсьәлә күтәрелгәннән соң, Татавтодорлылар бер тапкыр грейдер белән бик әйбәтләп кенә чистарткан булган. Соңгы көннәрдәге бураннар кабат юлны "бикләп" куйган. Үрәзмәт-Чишмәгә дә күчмә кибет тә, график нигезендә хезмәт күрсәтүче медработниклар да керә алмый әлегә.

Мөслимнән Хәмис Габидуллин "кайнар линия"гә еш мөрәҗәгать итә. Бу юлы Матбугат үзәгенә үк килде. Фәиз Рәшитов урамындагы 34, 54, 56, 58 нче йортларда яшәүчеләр исеменнән урам юлын эттерүне сорый ул. "Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы" җәмгыяте артындагы әлеге йортлар хактан да үги бала хәлендә бүген. "Озын кыш буена бер мәртәбә чистарттылар урамны. Чүп машинасы килми. Бер күршем, балаларын мәктәпкә, бакчага йөртү авыр булгач, кышын катлы йорттагы фатирында яшәргә мәҗбүр. Урамга су кермәгән, эчү өчен дә, башкасына да читтән ташырга кирәк суны. Әлеге дә баягы юл булмагач, анысын да мең бәла белән алып кайтабыз. Башкалар кебек үзара салым акчасын да түлим, югыйсә", - ди Хәмис абый.

Әлеге сорауга Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Шәймөхәммәтовның җавабы кыска булды:

- Чистартырбыз.

Техника, башка урамнардагы карны эттергәндә, Фәиз Рәшитов урамының әлеге участогына да кереп чыкса, халыктан моң-зар булмас та иде, югыйсә. Аларга әлләни дә кирәк түгел, йөрергә юл гына булсын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев