Хуҗасыз хайваннарга бәйле яңа тәртип кертелде
21 апрельдә ТР Министрлар кабинеты тарафыннан “Татарстан Республикасы территориясендә яки Татарстан Республикасы территориясенең бер өлешендә хуҗасыз хайваннар белән эш итү өлкәсендә экстраординар вәзгыять режимын кертү тәртибен раслау” турындагы карар кабул ителде
Татарстан Республикасында хуҗасыз хайваннар белән эш итү юнәлешендә экстраординар вәзгыять режимын кертү тәртибен расладылар. 21 апрельдә ТР Министрлар кабинеты тарафыннан “Татарстан Республикасы территориясендә яки Татарстан Республикасы территориясенең бер өлешендә хуҗасыз хайваннар белән эш итү өлкәсендә экстраординар вәзгыять режимын кертү тәртибен раслау” турындагы карар кабул ителде.
Кагыйдәләрдән күренгәнчә, экстраординар режим кертү өчен ике нигез бар: берсе – хайваннарда куркыныч авырулар таралу сәбәпле карантин игълан ителү, икенчесе – хуҗасыз хайванның кешегә һөҗүм итүе. Соңгысы үлемгә китерә, сәламәтлеккә авыр яки уртача дәрәҗәдә зыян сала. Кешегә зыян китерүгә бәйле ашыгыч очракларда, бу хакта билгеле булганнан соң, ике эш көненнән дә соңга калмыйча экстраординар режим кертелергә тиеш.
Экстраординар режим кертү өчен, муниципаль хакимият органнары Баш ветеринария идарәсенә үтенеч-гариза җибәрергә бурычлы. Карар кабул итү өчен идарәгә 4 эш көне бирелә. Режим карар кабул ителгәннән соң өч көн эчендә кертелә. Хуҗасыз хайван кешегә һөҗүм итсә, әлеге хәл турында идарәгә хәбәр ителгәннән соң икенче эш көненнән дә соңга калмыйча экстраординар режим кертелергә тиеш.
Экстраординар режим гамәлдә булган чорда территориядә барлык хуҗасыз хайваннарны (стерилизацияләнгән һәм элек яшәү тирәлегенә кайтарылган хайваннарны да кертеп) аулау рөхсәт ителә. Тотылган хайваннарны кичекмәстән вакытлыча асрау пунктларына илтергә, ә алар турындагы мәгълүматны интернет челтәренә урнаштырырга кирәк. 20 календарь көн эчендә хайванның элекке хуҗасы табылмаса яки яңа хуҗа килеп чыкмаса, хайван юк ителәчәк.
Экстраординар режимның максималь вакыты вакытыннан алда гамәлдән чыгару мөмкинлеге белән өч айга кадәр дип исәпләнә.
Хәзерге вакытта Татарстанда хуҗасыз хайваннар белән эш итүнең федераль моделе эшли. Аның буенча хуҗасыз хайваннарны үлемгә дучар итү бары тик медицина күрсәткечләре буенча гына башкарыла һәм яшәү вакытына бәйләнмәгән.
– Экстраординар хәл режимын кертү турындагы карарны ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе объектив мәгълүматлар нигезендә кабул итә. Карарда әлеге хәл килеп чыккан территория, моңа нигез, чаралар исемлеге һәм вакыты күрсәтелә. Экстраординар режим кертү турындагы карар рәсми рәвештә бастырылачак. Әлеге режим турында шушы территориянең хакимият органнарына, массакүләм мәгълүмат чараларына, муниципаль берәмлекләрнең администрацияләренә хәбәр итү, мәгълүматны социаль челтәрләргә һәм рәсми сайтларга чыгару планлаштырыла. Карарда режим гамәлдә булган территория турында мәгълүмат, вәзгыятьнең дәвамлылыгы, күреләчәк чаралар исемлеге төгәл күрсәтеләчәк. Шул ук вакытта гражданнар, үз йорт хайваннарын яклау чараларын күрергә өлгерсен өчен, экстраординар хәл хакында алдан ук кисәтелергә тиеш. Хәзерге вакытта республикада хайваннар өчен “Тоту – стерилизацияләү – кире кайтару” программасы буенча эшләүче 17 приют исәпләнә. Авылларда хуҗасыз хайваннар барлыкка килгәндә, алар кешеләргә ташланганда, гражданнарның авыл җирлеге советына яки район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итүләрен сорыйбыз, – ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ришат Шәяхмәтов.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев