Хөкүмәт авыл халкына ярдәм итә
Республикада терлек асраучыларга, кош-корт үстерүчеләргә, кече гаилә фермаларын яки малларга торак төзүчеләргә ярдәм каралган
Ил һәм республика җитәкчелеге, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл халкына, яңа эш башлаучыларга, фермерларга ярдәм итү максатыннан төрле программалар тәкъдим итә. Республикада терлек асраучыларга, кош-корт үстерүчеләргә, кече гаилә фермаларын яки малларга торак төзүчеләргә ярдәм каралган. Моңа карап кына терлек асраучылар, яңа эш башлаучылар әллә ни артмаса да, алар бар һәм үз эшләрен дәвам итәләр.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, авыл хуҗалыгы продукциясенең 30 проценттан артыгы шәхси хуҗалыкларда җитештерелә. Шуңа министрлык тарафыннан шәхси хуҗалыкларга тәкъдим ителүче ярдәм чаралары да күп һәм төрле.
– Авыл җирендә яшәүче һәм шәхси хуҗалыгында савым сыерлары асраучы хуҗалыкларга ел саен субсидияләр бирелә. Субсидия 1 сыерга 6300 сум тәшкил итә. Ана кәҗә һәм ана сарыклар өчен субсидия күләме – 1000 сум. Шушы көннәрдә әлеге субсидияне алырга теләк белдереп документлар тапшырган шәхси хуҗалыклар тиешле ярдәмне алды инде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илгиз Зиннуров. – Җәй көне авыл халкы күпләп чебиләр, каз-үрдәкләр ала. Хөкүмәтебез мондый гражданнарны да игътибарсыз калдырмый. Министрлык тарафыннан 50-100 данә кош-корт алучыларга да ярдәм каралган. 1 чебигә – 100 сум, үрдәк бәбкәсенә – 120 сум, каз бәбкәсенә 200 сум ярдәм бирелә. Бу ярдәм июль аенда бирелер, дип өметләнәбез. Авылда яшәүче һәм эшләргә теләге булган кешеләргә авыл хуҗалыгы министрлыгыннан да, хөкүмәт тарафыннан да игътибар зур.
Терлек сатып алучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар да хөкүмәт ярдәменә өмет итә ала.
– Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларның симертү үгезләре сатып алуга киткән чыгымнарын каплау өчен ярдәм тәкъдим итә. Һәр терлек өчен 35 000 сум акча түләнә. Бозауларның яше 6 айдан артмаска тиеш. Бер шәхси ярдәмче хуҗалыкка 15 үгез алырга мөмкин. Ярдәм чыгымнарның 50 процентын тәшкил итә, максималь сумма – 35000 сум. Бозауларны юридик затлардан гына алырга була. Ветеринария документлары бозаулар сатып алган көнне рәсмиләштерелергә тиеш. Авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләүче программалар турында мәгълүматны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алырга була, – ди Илгиз Зиннуров.
Халыкны эш белән тәэмин итү буенча да ярдәм программалары эшли. ТР Мәшгульлек үзәгенең Мөслим районындагы кадрлар бүлегендә аерым категория гражданнарны укыту өчен дәүләт ярдәме булуы турында әйттеләр.
– “Кадрлар” милли проекты кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, 50 яшьтән узган һәм үз һөнәрен үзгәртергә теләге булган гражданнар, 7 яшькә кадәр баласы булган эшсез әниләр, рәсми рәвештә “эшсез” статусына ия гражданнар өчен дистанцион укулар прораммасы булдырылды. “Работа в России” порталы аша гариза жибәреп, укырга язылып була. Потенциаль эш бирүче, укучы һәм укытучы оешма арасында өчьяклы электрон килешү төзелә. Укуның нәтиҗәсе – профессия буенча эшкә урнашу, бары тик шул очракта гына уку бушка булачак, – ди ТР Мәшгульлек үзәгенең Мөслим районындагы кадрлар бүлеге җитәкчесе Мөнирә Идиятуллина.
Республикада социаль контракт программасы да эшли. Әлеге программа хакында район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина сөйләде.
– Гражданнарның реаль керемен арттыру, ярлылык дәрәҗәсен ике тапкыр киметү өчен социаль контракт программасы эшләп килә. Социаль контракт ул – дәүләт һәм гаилә яки гражданин арасында төзелгән килешү. Шул ук вакытта социаль контракт гаиләнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен билгеле бер гамәлләр башкару бурычын хөкүмәтебезнең үз өстенә алуын аңлата. Гражданин төп яки өстәмә эшкә урнашкан очракта дүрт ай дәвамында 17547 сум акча түләнә. Шәхси эшмәкәр яки үзмәшгуль булып теркәлгән очракта, тәкъдим ителгән бизнес-план нигезендә тотылган акчага хисап бирү шарты белән, бер тапкыр 350 мең сумга кадәр ярдәм бирү каралган. Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен 200 мең сумга кадәр ярдәм алу мөмкинлеге бар. Мөрәҗәгать итүче исемендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир булу шарт. Бу ярдәмне йорт хайваннары, кош-корт, умарта, үсентеләр, азык базасы, ашлама сатып алу өчен кулланырга мөмкин. Социаль контракт төзү өчен бернинди чикләүләр дә юк: аны балалары булмаган гаилә дә, ялгыз яшәүче эш яшендәге гражданнар да рәсмиләштерә ала. Дәүләттән социаль ярдәм алу өчен төп шартлар: мөрәҗәгать иткән вакытта гаиләнең яки ялгыз гражданинның җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәк булырга тиеш. Бүгенге көндә яшәү минимумы бер кешегә 16098 сум тәшкил итә. Коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешенә таянып, гаризаны электрон рәвештә, бүлеккә килмичә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирергә мөмкин, – ди Гөлнар Фәтхуллина.
Эшләргә һәм матур яшәргә теләге булган гражданнар өчен ярдәм программалары күп. Бары тик ялкауланмаска һәм кемнәндер нәрсәдер көтеп утырмаска гына кирәк.
Фото – «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев