Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәте югары бәяләнде

Буа районың район хастаханәсендә Мөслим кызы Гүзәл Илдус кызы Хәбибуллина 2001 нче елдан бирле хезмәт куя.

Ул инфекция бүлеге мөдире дә, участок врач-терапевты да. Чын эш аты! Пандемия чорында "космонавт" костюмыннан чыкмыйча, көне-төне коронавирус белән көрәшеп, күпме халыкны үлем тырнагыннан алып калды ул! Гүзәлне хезмәттәшләре дә, врачка йомышы төшкән кешеләр дә бик хөрмәт итәләр. Үз эшенең чын остасы, югары дәрәҗәдәге белгеч, һәрвакыт армый-талмый үзенең профессиональлеген камилләштереп торучы табиб.

Аның хезмәтен республикабыз җитәкчелеге дә күреп, югары бәяләде. Гүзәл Хәбибуллинага "Татарстанның атказанган врач" дигән мактаулы исем бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев