Взносларыңны түләргә онытма!
Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте дәүләт пенсия тупланмаларын өстәмә финанслауда катнашучыларның исләренә төшерә: булачак пенсиягә взносны 28 декабрьгә кадәр кертергә кирәк.
Гражданнар тарафыннан шәхси счетларга кертелгән 2 мең сумнан 12 мең сумга кадәр суммалар ике тапкырга арттырылачак. Бу программа буенча акчаларын беренче тапкыр 2011 елда түләгән гражданнарның взнослары 2021 елга кадәр ике тапкырга артачак. Монда соңгы түләүнең 2020 елда башкарылуы мөһим.
Программа буенча взнос мөстәкыйль рәвештә яисә эш бирүче аша түләнә. Мөстәкыйль түләгән очракта кирәкле реквизитлар язылган квитанцияне яшәү урыны буенча пенсия бүлегеннән, банктан алырга яисә Россия Пенсия фонды сайтындагы электрон сервистан алырга була. Эш бирүче аша взнос кертү өчен эш урыны буенча бухгалтериягә ирекле формада гариза язарга, гаризада айлык түләү күләмен күрсәтергә кирәк. Взнос күләмен үзгәртү өчен яңа гариза язасы була.
Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев