Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Волонтерлар катнашында узган "Игелек уят" акциясе нинди нәтиҗәләргә иреште

Соңгы вакытта үсеп килүче буын, бигрәк тә яшүсмер егет-кызларның җәмәгать эшләрендә активлашуы сөендерә. Барлык район яшьләрен бер йодрыкка туплап торучы "Мизгел" яшьләр үзәге әледән-әле кызыклы һәм тәрбияви чаралар, акцияләр оештырып кына тора. Шушы көннәрдә старт алган "Игелек уят!" волонтерлык отряды бертөркем райондашларны игелекле эшләргә этәрде.

Отрядның максаты - исеменнән күренгәнчә, кешеләр күңелендә булган игелекне, изгелекне уяту. Отрядның төп үзенчәлеге - анда яшьләр дә, өлкәннәр дә берьюлы волонтерлык хәрәкәтендә катнаша ала. Беренче чара 22 март көнне узды. Чакыруны кабул итеп килгән аграр көллият, "Форпост" берләшмәсе, "Волонтер" игелек үзәге, Г. Тукай исемендәге мәктәп һәм лицей укучыларын район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов сәламләде һәм проектның дәвамлы булуын теләде.

Кызу атлап килгән яз сыерчыкларга оя ясап элергә өнди. Шуны истә тотып, волонтерлар район үзәгендә яшәүче өлкәннәрнең ихатасына оялар элү белән мәшгуль булды. Акция кысаларында 17 сыерчык гаиләсе "түбәле" булды. Район үсешенә зур өлеш керткән өлкәннәребезгә безнең тарафтан игътибар һәм хөрмәт күрсәтелде.

Отряд үз эшчәнлеген алга таба да дәвам итә. Алда планлаштырылган чара: ялгыз яшәүче өлкәннәрнең ихаталарын кардан арындыру. Акцияләребездә укучы балалар гына түгел, эшләүче яшьләр һәм урта буын да катнашсын иде. Һәр чәршәмбе 18:00 сәгатьтә "Мизгел" яшьләр үзәгенә игелекле райондашларыбыз җыела. Берүк соңга калмагыз!

Эльвира Гәрәева, "Мизгел" яшьләр үзәге директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев