Ветеринария идарәсе: Татарстанда корбан чалу өчен сарыклар җитәрлек
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин хәбәр итте
«Республикада сарыклар җитәрлек. Мин моны ассызыклыйм, чөнки сарыклар җитми дигән ялгыш фикер бар. Җәмәгать секторында – 41 мең баш, хосусый секторда 146 мең баш терлек саны буенча мәгълүмат алдым. Республикада барлыгы 188 мең баш сарык бар», - дип билгеләп үтте ул.
Мотыйгуллин бәяләвенчә, эчке куллану өчен бу җитәрлек. Республикадан читкә чыгып, терлек сатып алырга кирәкми.
«Элек шулай эшләгәннәр – кайдан гына алмаганнар. Ел саен мин бу турыда әйтәм: сатучыларның максаты – арзанрак сатып алу, кыйммәтрәккә сату», – дип ассызыклады белгеч.
Чыганак, фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев