Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветеранны котладылар

Бөек Ватан сугышы ветераны Салих Госмановны район башлыгы Яңа ел белән котлады.

Район башлыгы Альберт Хуҗин Бөек Ватан сугышы ветераны Салих Госмановны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Ветеранга район хакимиятеннән, авыл җирлегеннән һәм Бердәм Россия сәяси партиясеннән Яңа ел пакетлары тапшырылды.Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафы елдан ел кими бара. Бүген аларның нибары берсе генә безнең арада. 97 яшен тутырып, унынчы дистәне ваклаучы Салих ага Госмановның бүген дә хәрәкәттә булуы сөендерә. Бүгенге көнне оҗмаһка тиңли ветеран. Район башлыгы Салих агага иң җылы теләкләрен җиткерде. Салих абыйлар үрнәгендә яшь буынның патриотик рухта үсүен дә билгеләп үтте.

Лилия Шәймиева фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев