Ватанпәрвәрләр тәрбиялиләр
Яңалыклар

Ватанпәрвәрләр тәрбиялиләр

Әмәкәй мәктәбендә педагог-оештыручыларның район семинары үтте.

Ул “Укучыларда гражданлык аңын формалаштыру буенча мәктәпнең системалы һәм максатчан эшчәнлеге буларак патриотик тәрбия” темасына узды. Семинарда “Синең җирдәге эзең” социаль проекты тәкъдим ителде. 1-9 сыйныф укучылары “Сугыш кайтавазы” исемле әдәби-музыкаль күренеш әзерләгән иде. Педагог-оештыручылар белән “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены оештырылды. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды.

Фото - мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев