Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Мөслим районы башлыгы Рамил Муллинның котлавы

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби хәрәкәт һәм хәрби хезмәт ветераннары, ил сагында торучы солдатларыбыз, хөрмәтле ир-егетләребез! Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлыйм.

Быел Совет Армиясе төзелүгә 100 ел тула. Россия армиясенең тарихы ил тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Илебез тарихы - ул патриотлар, сугыш һәм хезмәт батырлыклары тарихы. Әлеге тантаналы көндә без данлы Кораллы Көчләребезнең барлык буынын хөрмәтлибез. Нәкъ менә алар Россия дәүләтенең тотрыклылыгы һәм тынычлыгы сагында тордылар. Без Бөек Ватан сугышы каһарманнарының тиңдәшсез батырлыгы белән горурланабыз, әфганчыларның чыдамлыгына, кайнар нокталарда Илебезнең бөтенлеген саклаган солдат һәм офицерларның ныклыгына сокланабыз.
23 февраль - Кораллы көчләре өчен генә түгел, иксез-чиксез дәүләтебезнең иминлеге, бөтенлеге өчен хезмәт фронтында фидакарьләрчә эшләгән райондашларыбыз өчен дә зур тантана. Барлык мөслимлеләрне Кораллы көчләрнең 100 еллыгы уңаеннан котлап, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, һәр йортка иминлек һәм бәрәкәтле мул тормыш телим. Илебез тыныч, күк йөзебез аяз булсын!
Рамил Муллин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев