Реклама
Яңалыклар
Узган елгыдан артык
Терлекчелек тармагында кышлатуга күчү төгәлләнде. Бу чорда продукция җитештерүдә тотрыклылык тәэмин итү сорала.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген һәр сыердан уртача 12,5 килограмм сөт савып алына. Сыерларның продуктлылыгы узган елның шул чорындагыдан 2 килограммга артыграк. “Туган як” агрофирмасында һәр сыердан уртача 14,4 килограмм сөт савыла. Районда сөт терлекчелеге белән шөгыльләнүче уналты крестьян-фермер хуҗалыгында савым сыерларының уртача көнлек күрсәткече 12,2 килограмм тәшкил итә.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев