Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Узган 2025 елда Республика клиник хастаханәсендә 37 меңнән артык кешегә операция ясалган

Вертолетларда һәм машиналарда табиблар пациентларга 815 тапкыр барган

Узган 2025 елда Республика клиник хастаханәсе табиблары 37 мең 455 кешегә операция ясаган. Хастаханә командасы бер ел эчендә 300 меңнән артык пациентны кабул иткән. Әлеге мәгълүматларны бүген РКБның медицина советы утырышында игълан иттеләр.

Вертолетларда һәм машиналарда табиблар пациентларга 815 тапкыр барган. Татарстан авылларында яшәүче 11 мең кешенең сәламәтлеген күчмә комплекста тикшергәннәр, 6 меңгә якын кешене стационарларга җибәргәннәр.

Утырышта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев катнашты. Утырышка кадәр аңа узган елда хастаханә табибларының эш тәҗрибәсендә кулланыла торган уникаль технологияләр, операцияләр турында сөйләделәр, медицина коралларын күрсәттеләр.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның күкрәк читлегеннән кыйпылчыкларны кечкенә генә кисем аша чыгарганнар, берәүгә терсәк буынын алмаштырганнар. Казан федераль университеты галимнәре белән берлектә сөяк эченә куела торган штифт эшләнгән, Россиядә аңа тиңнәр юк икән. Аны хәрби операциядә катнашучының аягына керткәннәр. Кабырга сеңерен кулланып, күз орбитасын торгызганнар. Сидек куыгында яман шеш ачыкланган пациентның лапароскопия цистэктомиясе аша сидек куыгын алганнар.

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев