Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китапханәдә «Коррупциягә – юк» мәгълүмати танып белү сәгате үтте

Чара ахырында «Коррупциягә каршы дөнья» акциясе узды

Мөслим гимназиясенең мәктәп яны лагере балалары өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре «Коррупциягә – юк» мәгълүмати танып белү сәгате оештырды. Китапханәчеләр укучыларга коррупция турында сөйләде, аның сәбәпләре, формалары һәм төрләре белән таныштырды. Чара җанлы диалог белән үрелеп барды, балалар коррупция турында фикерләре белән уртаклашты. «Коррупциягә - юк», «Коррупция белән ничек көрәшергә» плакатлары балаларга коррупциянең начар һәм законсыз булуын, кешенең һәрвакыт намуслы булырга тиешлеген һәм дөньяда бар нәрсәнең дә акча белән бәяләнмәвен тагын бер аңлатты. Мәктәп укучыларына коррупциягә каршы тору буенча буклетлар, белешмәләр тәкъдим ителде. Чара ахырында «Коррупциягә каршы дөнья» акцясе узды. Анда балалар коррупциягә каршы көрәш лозунглар тәкъдим итте.

Фото – үзәк китапханә архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев