Үзәк һәм Идел буе федераль округларында яшәүчеләрне язгы ташу куркынычы турында кисәттеләр
Яңалыклар

Үзәк һәм Идел буе федераль округларында яшәүчеләрне язгы ташу куркынычы турында кисәттеләр

Бу хакта РИА Новости белән әңгәмәдә Илкүләм агроиминиятчеләр берлеге президенты Корней Биждов хәбәр итте

Аның сүзләренә караганда, космик мониторинг инструментларын кулланып метеорология вазгыятен анализлау карның рекордлы күрсәткечкә җитүен күрсәтә, бу көзге культуралар өчен куркыныч тудыра.

Ул билгеләп үткәнчә, 6 мартка Үзәк федераль округта кар катламының иң югары дәрәҗәсе – 60-80 сантиметр – Калуга, Тула һәм Орел өлкәләрендә күзәтелә. Владимир өлкәсендә, шулай ук Иваново һәм Рязань өлкәләрендә карның биеклеге якынча 50-60 сантиметр тәшкил итә.

Идел буе федераль округының кайбер төбәкләрендә тагын да югарырак күрсәткечләр күзәтелә. Әйтик, Түбән Новгород өлкәсендә кар капламы якынча 70 сантиметрга җитә, ә Чувашия Республикасында, Марий Эл Республикасында, Удмуртия Республикасында һәм Киров өлкәсендә урыны белән 90 сантиметрга кадәр җитә.

Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев