Реклама
Яңалыклар
Уяулык кирәк
Быел районда сигез янгын теркәлгән. Бу – узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ике тапкыр азрак, дигән сүз. (Узган ел ундүрт янгын булган). Әмма дүрт ай эчендә янгыннарда өч мәет теркәлгән! Шуның өстенә тагын бер янгында җәрәхәтләр алучылар бар.
7 май көнне Мөслимдәге бер ихатада янгын чыкты. Янгында 1957 һәм 1959 елгы ике хатын- кыз һәлак булды. Тәненең 97 проценты пешкән 1968 елгы ир-ат Яр Чаллы хастаханәсендә вафат булды. Янгынның сәбәпләре ачыклана.
Быел районда сигез янгын теркәлгән. Бу – узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ике тапкыр азрак, дигән сүз. (Узган ел ундүрт янгын булган). Әмма дүрт ай эчендә янгыннарда өч мәет теркәлгән! Шуның өстенә тагын бер янгында җәрәхәтләр алучылар бар.
– Янгыннарны кисәтү өчен күпбалалы һәм авыр тормыш хәлендәге гаиләләр, ялгыз өлкәннәр яшәгән йортларга янгын турында хәбәр итү җайланмалары куябыз, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов. – Янгын чыккан йортка да шундый дүрт җайланма куелган иде. Әмма тикшерү барышында әлеге җайланмаларның берсе дә табылмады.
Узган ел 2500 данә янгын турында хәбәр итү җайланмасы куелган. Әмма “эшләми” яки “батарейкасы бетте” дип, әлеге җайланмаларны алып атучылар да бар икән. Батарейканы алыштырырга була, җәмәгать. Ә янгын турында хәбәр итү җайланмаларын кибетләрдән һәм янгын сүндерү бүлегеннән сатып алырга мөмкин.
Язгы чорда чүп яндыру, кипкән үләнгә ут төртү яки табигать кочагында ял итү – учакта ризык әзерләү нәтиҗәсендә дә янгыннар саны арта. Махсус режим да шул максаттан игълан ителә. Ул 15 майга кадәр игълан ителгән иде.
Урманда янгынны сүндерү бигрәк тә авыр. Урман яну нәтиҗәсендә тереклеккә зыян килә һәм экологик баланс та бозыла. Коры, эссе көннәрдә янгын куркынычы тагын да арта.
– Йортта янгыннар нигездә кыска ялганыш аркасында чыга. Шуңа өйдә электр чыбыкларының төзеклеген контрольдә тоту, иске линияләрне алыштыру кирәк. Электр җиһазлары энергияне күп сарыф итә, шуңа бәйле электр чыбыкларының диаметры 2,5 миллиметрдан ким булмаска тиеш. Башкача электр чыбыгы җылына һәм янгын чыгу куркынычын арттыра, – ди Илнар Идиятов.
Өйдән чыгып киткәндә электр җиһазларын уттан аерып калдыру кирәк. Телефон зарядкаларын да розеткадан алып калдыру мөһим.
Римма Афзалова.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев