Ут күршеләр – бездә кунакта
Район үзәк китапханәсендә күрше Башкортостан Республикасыннан килгән язучылар белән очрашу булды.
Яшь язучы – берничә китап авторы, Россия Федерациясе һәм Башкортостан Республикасының Язучылар берлеге әзгъзасы, әдәби премияләр лауреаты Айгиз Баймөхәмәтовны укучылар “Калдырма, әнкәй!”, “Әкиятсез балачак”, “Урам балалары” исемле әсәрләре буенча яхшы белә булып чыкты. Аңа бирелгән сораулар да әлеге исемдәге китапларга һәм язучының тормышына һәм иҗатына бәйле иде. Эчкерсез һәм җанлы аралашуга әверелгән очрашуда икенче кунак – сатирик язучы Венер Исхаков, көлкеле хикәяләре авторы буларак, мәзәкләре белән көлдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев