Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урып-җыю – саннарда

Бөртекле-кузаклы культуралар чәчелгән мәйданның 69 процентында урып-җыю төгәлләнгән. Кичә бер көн эчендә игенчеләр 2076 гектар мәйданда икмәк җыеп алды.

Икмәкнең Һәр гектары 37.8 центнер уңыш бирә. Көзге культураларның гектар биреме – 42,6 центнерны тәшкил итте. Район хуҗалыклары бүген язгы бодай, арпа суктыра. Язгы бодай һәр гектардан – 33,8 центнер, арпа 37,5 центнер уңыш бирә. “Туган як” һәм “Август-Мөслим” агрофирмалары рапсны урып-җыя башлады. Рапсның гектар биреме “Туган як”та – 24,1 центнер, “Август-Мөслим”дә 26 центнер тәшкил итә. Урып-җыю белән беррәттән көзге чәчү дә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 25 августка алынган мәгълүматларга караганда, көзге чәчү райондңа 3158 гектарда башкарылган. Бу – көздән чәчеләсе мәйданның 23,6 прценты, дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев