Урманчыларыбыз тырышлыгы
Яңалыклар

Урманчыларыбыз тырышлыгы

Урман җирләрен рөхсәтсез файдалануны кисәтү дә урманчыларга йөкләнгән.

Республикабызда урманнарның гомуми мәйданы – 1 млн 271 мең гектар. Шуның 10100 гектары Мөслим урманчылыгы участогына карый. Урманчылыкта өч урман мастеры һәм бер урманчы хезмәт куя. Аларның төп вазыйфасы – урманнарны янгыннардан саклау, агачларны рөхсәтсез кисүгә юл куймау һәм урманнарны чистарту. Урман җирләрен рөхсәтсез файдалануны кисәтү дә аларга йөкләнгән. Быел кагыйдәләрне бозучыларга 6 административ беркетмә төзелгән, – ди Мөслим урманчылыгы урманчысы Рәфил Асылгәрәев. “Урманнарны саклау” проекты да эшли. Аның кысаларында соңгы биш елда Мөслим авыл җирлегендә – 27 гектар, Вәрәшбаш авыл җирлегендә 24 гектар мәйданда яшь үсентеләр утыртылган.

Фото - ru.freepik.com

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев