Урманчылар көне белән!
Яңалыклар

Урманчылар көне белән!

20 сентябрьдә Урман хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан район башлыгы Рамил Муллин бу тармакта фидакарь хезмәт куючыларга, тармак ветераннарына котлауларын җиткерде. Анда мондый юллар бар: “Сез башкарган хезмәт җәмгыять тормышы өчен аеруча мөһим. Яшел байлыгыбызны саклау һәм арттыру буенча зур эшегез белән сез киләчәк буыннар өчен туган ягыбызның матурлыгын, экологик иминлеген саклыйсыз. Сезгә сәламәтлек, уңышлар, бәхет телим”.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.


Нет комментариев