Ураза гаете уңаеннан МФЦларның эш графигы үзгәрә
Татарстанда «Минем документлар» күп функцияле үзәкләре Ураза бәйрәме уңаеннан эш вакытын үзгәртә. 20 мартта офислар ябыла
19 март – бәйрәм алды көне – барлык офислар бер сәгатькә иртәрәк ябылачак. Эш графигы бүлекләргә карап аерыла.
Казанда күпчелек бүлекләр 8:00 дән 17:00 гә кадәр эшләячәк. Гагарин һәм Зареченский бүлекләре – 10:00 дән 19:00 гә кадәр, ә мигрантлар белән эшләү бүлеге 8:00 дән 19:00 гә кадәр ачык булачак.
Республика районнарында да эш вакыты үзгәрә. Тукай районында, Яр Чаллы үзәгендә һәм күпчелек территориаль бүлекләрдә гражданнарны 8:00 дән 16:00 гә кадәр кабул итәчәкләр. Яр Чаллы филиалы 11:00 дән 19:00 гә кадәр эшли, Түбән Камадагы «студентлар» офисы – 9:00 дән 19:00 гә кадәр. Лаеш филиалы 8:00 дән 17:00 гә кадәр, ә Ютазыда 8:00 дән 14:00 гә кадәр эш вакыты билгеләнгән.
20 мартта – Ураза бәйрәме көнендә – күп функцияле үзәкләрнең барлык офислары ябылачак.
Билгеле булганча, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев