Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Ураза-2026: сәхәр һәм ифтар вакытлары, уразаны нәрсә боза һәм Кадер кичәсе кайчан була

Тиздән мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлана. Ни өчен бу айда ураза тотарга кирәк, ураза вакытында нәрсәләр тыелган, савапны ничек арттырырга – «Татар-информ» материалында

Рамазан ае кайчан башланачак һәм ураза ничә көн дәвам итәчәк?

2026 елда Рамазан ае бүген, 18 февральдә, Кояш баегач башлана. Бүген мөэминнәр беренче тәравих намазын укыячак. Уразага иртәгә, 19 февральдә, керәчәкләр һәм Рамазан ае 19 мартта тәмамлана. Ураза быел 29 көн дәвам итәчәк.

Рамазан аенда уразаның рухи мәгънәсе

Рамазан аенда ураза шәһәдәт, намаз, зәкят һәм хаҗ белән беррәттән Исламның биш баганасы исәбенә керә. Бу айда ураза барлык балигъ булган мөселманнар өчен мәҗбүри санала. Нигезле сәбәпләр аркасында ураза тота алмаган дин тотучылар искәрмә булып тора. Балалар, җитди авырулы кешеләр, йөкле һәм имезүче хатын-кызлар, күптән түгел генә бала тапкан хатын-кызлар, шулай ук юлчылар ураза тотудан азат ителә.

Ураза ашау-эчүдән баш тарту белән генә чикләнми. Уразаның мәгънәсе рухи яктан чистарыну, ихтыяр көчен ныгыту, сабырлык күрсәтү, шәфкатьлелекне үстерү, шулай ук Аллаһ ризалыгына ирешергә омтылудан гыйбарәт.

Моннан тыш, бу айда кылынган һәр яхшылык өчен мөэминнәр, елның башка чорлары белән чагыштырганда, күбрәк савапка ия була. Нәкъ менә шуңа күрә Рамазан аенда мөселманнар гыйбадәт кылуда һәм изге гамәлләрдә аеруча тырышлык күрсәтергә тырышалар.

Уразаны нәрсәләр боза

Шәригать нормалары буенча тәүлекнең якты вакытында ураза тотучыларга түбәндәгеләр тыела:

  • аңлы рәвештә ашау һәм су эчү (әгәр кеше моны онытып эшләсә, ураза бозылмый);
  • интим якынлык кылу;
  • белә торып косу;
  • тәмәке тарту;
  • туклыклы инъекцияләр кертү.

Уразаны нәрсәләр бозмый

Ураза тоту вакытында мөселманнарга рөхсәт ителә:

  • төкерек йоту;
  • кан бирү;
  • юыну, мунчага керү, тешләрне чистарту (су йотмыйча);
  • дару препаратлары инъекциясе (туклыклы булмаган препаратлар).

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/uraza-2026-saxar-ham-iftar-vakytlary-urazany-narsa-boza-ham-kader-kicase-kaican-bula-5919320

Фото: Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев