Урамнарда чәчәкләр утырту башланды
Чәчкәләрне яшелләндерү һәм төзекләндерү үзәгендә сатып алырга да була.
Мөслим урамнарында чәчәк утырту башланды. Үзәктә бу эш тюльпаннар сезоны төгәлләнгәч башкарылачак. Мөслим урамнарын быел да петуния, сальвия, яраннар, агератум, зәгафүрән бизәячәк. Күпьеллык гөлләр дә бар. Чәчкәләрне яшелләндерү һәм төзекләндерү үзәгендә сатып алырга да була. Урамнарда чүп утау һәм үлән чабу да башланды.
Нет комментариев