Урамнар чистартыла
Машина кую урыннары эш сәгате беткәч чистартылачак.
Берничә көн дәвам иткән яңгырлар кичә карга әйләнде. Төн буена яуган кар, иртәнгә шактый калын катламга әйләнде. Халыкка уңайлык тудыру максатыннан, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” оешмасы эшчеләренең эш көне иртәнге сәгать дүрттән башланды. 10 берәмлек техника Мөслим урамнарын, ишек алларын кешеләр эшкә кузгалганчы чистартырга җитеште. Машина кую урыннары эш сәгате беткәч чистартылачак.
Наилә Сәлахова фотосы
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев