Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Әткәебез үткән  данлы юл

Әткәебез Хафиз Ганиевны Мөслим мәдрәсәсендә укыткан вакытта – 1919 елның ноябрендә, гражданнар сугышының иң кызган чагында, эшче-крестьян Кызыл армиясенә хезмәткә алалар. 

Аңа ул вакытта 18 яшь була. Көнчыгыш фронты составында “Урал” сугышчан укчылар бригадасында дүрт ел пулеметчы булып хезмәт итә. Яңа гына аякка басып килүче армия Колчак, Деникин, Врангель, Юденич, Краснов бандаларына, чит ил интервентларына каршы сугышлар алып бара. Уфаны – акгвардиячеләрдән, Чиләбене Колчак гаскәреннән азат итәләр, төньякта Юденич, Врангель белән бәрелештә булалар, инглизләрне куалар. Әткәй бу сугышларның барсында да катнаша, кулыннан корал төшми. Сугыш беткәч тә әле кайтарырга ашыкмыйлар. 1924 нче елның 1 маенда 45 нче гвардия полк мәктәбенә укырга җибәрәләр. Аны тәмамлагач, 1925 елның ноябрендә (7 ел һәм 5 ай хезмәттән соң) Мөслимгә кайта. Шул елларда төшкән фотокарточкасы да исән. 
Бөек Ватан сугышы башлангач, әткәй 1942 елның августында кабат армиягә чакырыла. Сталинград фронтына эләгә һәм 45 нче гвардия танк полкында автоматчы була. 1943 елның февраль башында Сталинград шәһәрен азат итәләр. Әткәй Мактау грамотасы һәм “За оборону Сталинграда” медале белән бүләкләнә. 1943 елның август аенда гвардеец дәрәҗәсенә лаек була. Украина һәм Белорусияне, Балтыйк буен фашист илбасарларыннан азат итүдә, Ленинград блокадасын өзүдә катнаша һәм хөкүмәт бүләкләренә лаек була. Ул ике тапкыр “За отвагу”, “За боевые заслуги” һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнә. 1945 елның июнендә Мөслимгә кайта. Шулай итеп, әткәебезнең сугышчан юлы 11 елга җитә. Авыл советында – 22 ел, төрле оешмаларда 11 ел хезмәт куя. 
Мөслим авыл советын 1958 нче елның 1 декабренә кадәр җитәкли. Лаеклы ялга чыкканчы төрле урыннарда эшли. Район партия конференцияләрендә, партия активы җыелышларында, халык депутатларының район советы сессияләрендә катнаша. Алар әнкәй белән алты бала (4 малай, 2 кыз) тәрбияләп үстерделәр, укытып, олы тормыш юлына аяк бастырдылар. 
Дания Галиева-Хафизова. 
Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев