Укучыларыбыз яза. Күңелле очрашу
Ут күршеләребез, безгә җавап итеп, 6 февраль көнне кунакка килде.
Миләүшә Шакирова, Дусай мәдәният йорты директоры:
– Моннан өч ел элек Баек авыл җирлегеннән бертөркем делегация Актаныш районының Иске Сәфәр авылына очрашуга барган идек. Райондагы Яңа Сәфәр авылына Актанышның Иске Сәфәр авылыннан күчеп утыручылар нигез салган икән.
Ут күршеләребез, безгә җавап итеп, 6 февраль көнне кунакка килде. Очрашу истәлеге – чигеп эшләнгән вымпел, “Сәфәрем” исемле китап, бик матур калфаклар бүләк иттеләр. Күчтәнәчләр, концерт номерлары белән килгән кунаклар кәефләребезне күтәрде. Яңа Сәфәр авылында яшәүче Гөлнур һәм Фәвәрис Мирзаһитовлар гаиләсендә узган очрашу бик күңелле һәм тирән мәгънәле булды. Баектан – Тәслия Исламова, Яңа Сәфәрдән Файдә әби авылның үткәне, истәлекле вакыйгалары, халыкның тормышы белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев