Җиңүчеләргә бүләк
Мөслим районы ТР Муниципаль берәмлекләре арасында патриотик тәрбия эше өчен 3 урынны алды
2021 ел нәтиҗәләре буенча Мөслим районы ТР Муниципаль берәмлекләре арасында патриотик тәрбия эше өчен 3 урынны алды һәм лазертаг уены өчен комплектлар белән бүләкләнде. Район җитәкчелеге уен базасы буларак "Нурлыгаян" паркын куллану турында карар кабул итте.
Мөслимебезнең актив яшьләре лазертаг һәм страйкбол хәрби-тактик уеннары өчен мәйданчыкны төзекләндерү инициативасы белән чыкты. Паркта кызу эш башланды.
"Егетләр әлеге эшне зур кызыксыну белән башкаралар. Көн саен эшкә йөргән кебек киләләр, янып торалар", - ди "Форпост" җитәкчесе Илнур Сабиров.
"Без район үсешенә, патриотик тәрбиягә үз өлешебезне кертүебез белән горурланабыз, үсеп килүче буын өчен үрнәк күрсәтәбез", - дип җавап бирде беренче көннәрдән үк мәйданчык төзүдә актив катнашучы Альберт Латыйпов.
Август аенда биредә хәрби-тактик уеннар уйнап ял итәргә мөмкин булыр, дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев