Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төзек ишек алды

Республика тарафыннан финансланучы “Безнең ишек алды” программасы ярдәмендә Мөслим авылының Тукай урамындагы күпкатлы ишек аллары төзекләндерелде.

Эшне ПФК "Автострой" җәмгыяте башкарган.  Машина кую өчен мәйдан ясалган, җәяүлеләр өчен тратуар җәелгән, балаларга уен мәйданчыгы җиһазланган.

Фәрит Мөхәммәтшинны   районыбызда эшләп килә торган дүрт фольклор ансамбль милли киемнәрдән,  каршы алды. Шунда ук балалар сәнгать мәктәбе педагогларының кул эшләреннән күргәзмә, китапханә хезмәткәрләренең китап күргәзмәсе, балалар өчен аквагрим эшләде.

Район башлыгы Альберт Хуҗин  матур Мөслимне тагын да ямьләндерергә ярәм иткән  дәүләт программалары өчен Президентыбызга рәхмәтен җиткерде.   

Фәрит Хәйруллович бүгенге очрашуның Мөслимдә булуы очраклы түгеллеген әйтеп китте. Шушы ишек алдын төзекләндерү  ун миллионга төшкән.  Эшне үз вакытында һәм сыйфатлы итеп эшләгән  ПФК “Автострой” җәмгыяте генераль директоры Анатолий Ростиловка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Җавап сүзе итеп ул, шушы матурлыкны, төзеклекне сакларга чакырды.

 Шушы ишек алдында 46 ел гомер итүче Зимфира Әхмәдиева Президентка программа өчен  рәхмәтен җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев