Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тырышсаң, хыяллар чынга аша

Илназ Бәширов үстергән каз-үрдәккә, тавыкларга сорау зур.

Илназ Бәшировны райондашларыбыз кошчы фермер буларак белә. Тормыш иптәше Ралина каздан төрле ит ризыклары әзерли.
Хезмәт төбе – хәзинә

Илназ сигезенче ел кошчылык белән шөгыльләнә. Казлар, бройлерлар үстерә. Әмәкәй авылындагы фермаларында бүгенге көндә 5 мең баш казлары бар. Бер айлык каз бәбкәләрен Бәшировлар фермер Ирек Хәмәдишиннан ала. РОСТ-308 токымлы 40 мең бройлерны Башкортостан Республикасыннан алып кайтканнар.

– Тырышып эшләсәң, ялкауланмасаң, матур итеп яшәргә дә, җаның теләгән җиргә барып ял итәргә дә була. Әти һәрвакыт: “Хезмәт төбе – хәзинә”, – ди. Хактан да шулай. Эшне шәхси хуҗалыкта казлар үстерүдән башлаган идем. Аннары, крестьян-фермер хуҗалыгы оешты- рып, 2015 елда “Эш башлаучы фермер” программасы буенча 1 миллион сумлык грант оттым һәм 3 мең каз сатып алдым. Беренче сезонда 12 тонна каз ите җитештереп саттык һәм реализациядән кергән акчага, фер-хуҗалыгын киңәйтеп, казлар санын 5 меңгә җиткерергә, дигән максат куйдым, – дип искә ала фермер Илназ Бәширов.
Илназның хыялы тормышка ашкан. Быел ул 30 мең бройлер һәм 5 мең каз саткан. Хуҗалыкта биш кеше аена 25 мең сум хезмәт хакы алып эшли. Илназ Бәшировның каз- үрдәкләренә, тавыкларына сорау зур: кош-кортны мөслимлеләр генә түгел, Башкортостаннан, Чабаксардан да килеп алалар.


Илназ+Ралин

 Ралина белән Илназның танышулары мәхәббәт турындагы кинолардагы кебек булган. Бәкәбез авылы кибетендә таныша алар. Сатучы апасына ярдәм итәргә дип килгән кыз белән карбыз алырга кергән егет бер-берсенә бер күрүдә гашыйк була. Дүрт ай очрашып йөриләр дә матур итеп туй үткәрәләр. Мәхәббәт җимешләре булып бер-бер артлы өч кызлары дөньяга килә. Төпчекләре Гүзәлгә бүген ике яшь.
Ралина – Октябрь авылы кызы, әти-әнисе – укытучылар.
Кызларының алар юлын сайлаячагына тамчы да шикләнми алар. Алабуга дәүләт педагогия университетының биология факультетын тәмамлаган кыз сайлаган һөнәре буенча эшләр дип уйлыйлар. Ә Ралина, барысын да шаккатырып, тормыш иптәше белән бергәләп казлар үстерә.

– Илназ тыйнак һәм үҗәт булуы белән җәлеп итте. Тормышка карашы, һәр нәрсәне алдан күреп эш итә белүе ошады. Әти-әнисе җилкәсенә ышыкланып яшәүче яшьләр күп. Илназ мөстәкыйльлеккә омтыла. Һөнәре буенча инженер-механик булгач, җир эшен ярата, туган якта хәләл көче белән яшәүгә өстенлек бирә Илназым, – ди Ралина, хәләле белән горурланып.
Яшь гаиләнең үзара аңлашып яшәве һәм бер-берләре өчен җан атып торуы аларның күз карашыннан ук билгеле. “Киңәшле эш таркал- мас”, дип алар һәр мәсьәләне уртага салып сөйләшәләр. “Бер-беребез өчен туган парлар без”, ди Илназ.


Казылык, джерки һәм башкалар.

Булганнан бар да була, диләр. Ралина һәм Илназ Бәшировлар, эшчәнлекләрен төрләндереп, ит эшләнмәләре дә җитештерә башлаган. Тавык рулеты, биш төрдәге ат казылыгы, тутырма, тавыкның ысланган түш ите, ысланган һәм тозлы казлар, джерки – киптерелгән, какланган тавык һәм каз итенә сорау зур.

– 2020 ел кошчылык белән шөгыльләнүчеләр өчен бик авыр булды. Каз-тавык бик авыр сатылды. Фермерлар аны итләтә дә сатып карады, тик түшкәләп сатып алырга теләүчеләр дә күп булмады. Шуңа казылык ясап карарга булдым. Интернеттан рецептын өйрәнеп, беренче мәртәбә гади “рукав”та гаиләм өчен пешердем, аннары әти-әниләргә авыз иттердек. Шунда Илназ: “Мондый рулетларны сату өчен дә ясап кара әле!” – дип тәкъдим итте. Башкалардан аерылып торырга, үзгә эшләргә яраткач, бик теләп риза булдым. “Эшлим” дигән кешегә социаль челтәрләр ярдәмгә килә, интернет өйрәтә, – ди Ралина.
Казылык ясау өчен ихаталарында махсус бина төзегәннәр. Вакуум аппараты, профессиональ иттарткыч, киптергеч-дегидратор, суыткыч һәм туңдыргычлар сатып алганнар.

– Аерым бина төзелгәнче өйдә эшләдем. Эш тәртибенә каенанам өйрәтте. Кияүгә чыкканчы әнием аш- су бүлмәсендә кайнашуымны өнәп бетерми иде. “Каенанаң өйрәтер”, – дип әйтә иде. Килен булып төшкәч, әни яңа тормыш тәртибен өйрәтте. Дус, тату яшибез. Фермада казлар, бройлерлар тәрбияләргә дә әниебез ярдәм итә. Кызларыбыз Назлыгөл белән Азалия дә кул арасына керә башлады. Үзебез җитештергән продукцияне төрә, наклейкаларны ябыштыра беләләр, – ди Ралина.


Киләчәккә планнар зурдан

Бәшировлар җитештергән хәләл ит эшләнмәләре район һәм республика кибетләрендә реализацияләнә. Ра- лина көненә йөзәр казылык әзерли. Киләчәктә эре фермерлар белән хезмәттәшлек итәргә исәплиләр.

– Казылык өчен итне Башкортостаннан ышанычлы фермердан сатып алабыз. Ралина тутырма һәм колбасаларны, башка төр продукцияне бик яратып әзерли. Киләчәктә “мясной хлеб”, купаты, сосиска, сарделька, шашлык, люля-кебаб ясарга планлаштырабыз. Халык тавык яисә каз ыслау өчен күрше районга йөри. Шуны күздә тотып, кош-корт ыслау белән дә шөгыльләнергә булдык, – ди Илназ.
Илназ белән Ралина – сокланып туймаслык матур пар. Үзара аңлашу, мәхәббәт яшәгән гаиләдә балалар да, әти-әни яратуын тоеп, хезмәт тәрбиясе күреп үсә.

 Лилия Шәймиева фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев