Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Тыныч күк өчен рәхмәт!

Бу чараның төп максаты – укучыларны техник иҗатның бер төре булган авиамодельләштерү юнәлешенә тарту, гади самолет модельләрен үзләштерү, очкычларның аэродинамика нигезләрен гамәлдә сынап карау.

Бүген мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе базасында гади самолет модельләрен очырту буенча “Тыныч күк өчен рәхмәт!” дип аталган районкүләм чара оештырылды. Бу чараның төп максаты – укучыларны техник иҗатның бер төре булган авиамодельләштерү юнәлешенә тарту, гади самолет модельләрен үзләштерү, очкычларның аэродинамика нигезләрен гамәлдә сынап карау. Ярышта гомуми белем бирү мәктәпләре белән бергә Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Башлангыч техник модельләштерү” берләшмәсендә шөгыльләнүче укучылардан торган командасы да көч сынашты. Катнашырга теләк белдереп барлыгы 8 мәктәп заявка бирде. Өч укучыдан торган команда үзләре белән самолетлар ясап алып килделәр. Сынаулар берсе артыннан берсе булды. Командалар очкычларны мишеньга тидерүдә, еракка очыртуда һәм һавада озак вакыт очып баруда ярыштылар. Этапларның нәтиҗәсе маршрут кәгазенә язып барылды. Ярыш азагында очколар саналды һәм җиңүчеләр билгеле булды. Гран-прига Әмәкәй мәктәбенең “Стрижи” командасы,беренче урынга мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Офык” командасы,икенче урынга Олы Чакмак укучылырының “Сокол” командасы һәм Михайловка мәктәбенең “Штурмовик” командасы өченче урынга лаек булды. Шәхси беренчелектә һәр категориядән иң яхшы уенчылар ачыкланды. “Мишеньга тидерү” категориясендә Кәрим Нафиков, “Ераклыкка очыртуда” Айгиз Шамс, “Һавада озак очып туру”да Вильдан Шайдуллинга тиңнәр булмады. Призлы урынны алучыларга Мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгенең мактау кәгазьләре, катнашкан һәр командага сертификат тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев