Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туган көн туганлыкны ныгыта

Аралашыр, бүләкләр бирешер өчен бер сәбәп кирәк. Туган көннәрне бу эштә сәбәп итүдән курку дөрес түгел. “Дөнья – мизгел, аны гайбадәттә үткәр гел” (хәдис)

Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кәримдә Яхъя (г-м) һәм Гайсә (г-м)нең туган, үлгән, кубарылган көннәрен искә ала (“Мәрьям” сүрәсе, 15нче һәм 33нче аятьләр). Хакыйкатьтә, ислам динендә туган көнне, Яңа елны зурлап билгеләп үтү юк, чөнки һәр туган көн, һәр Яңа ел үлемне якынайта. Беребезнең дә үләсе килми.

Бу дөнья – хезмәт урыны – Аллаһы кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып, башкаларга ярдәм итеп, ахирәт савабы җыя торган иген кыры. Дөньяны бушка, заяга үткәрергә ярамый. Аллаһы Раббыбыз туган, үлгән, кабат кубарылган көннәрне безгә Коръәндә искә алган икән, һәр туган көнеңне уйлап, гомереңне барлап, гөнаһларга тәүбә итеп, изге эшләргә ният кылып билгеләүдә гөнаһ юк. Ул үзенә күрә хисап көне булырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.в.г.)нең: “Кардәшләр, үзара аралашып яшәсәгез, йөзегез нурланыр, калебегез чистарыр, ризыгыгыз киңәер, арагызда мәхәббәт артыр, “бер-берегезгә бүләк бирегез, араларыгыз якынаер”, – дигән сүзләре бар. Ә аралашыр, бүләкләр бирешер өчен бер сәбәп кирәк. Туган көннәрне бу эштә сәбәп итүдән курку дөрес түгел. “Башкаларны хөрмәт итә алмаган Аллаһыны хөрмәт итә алмас”, – дигән хәдисне дә онытмыйк.

Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые. 

«Күңел бакчасы» китабыннан алынды. 

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 26 июль санында укыгыз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев