ТР прокуратурасы яшүсмерне трассада автобустан төшереп калдырганнар дигән мәгълүматны тикшерәчәк
Автобус йөртүче яшүсмерне Алабуга ягына таба борылыш янында трассада калдырган, алдан аңа 100 сум биргән.
ТР прокуратурасы үсмерне автобустан трассада төшереп калдырдылар дигән мәгълүматны тикшерәчәк. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Кичә социаль челтәрләрдә Казан кешесе энесен Алабугага кадәр рейс автобусына утыртуы турында сөйләде. Әмма автобус йөртүче яшүсмергә юл уртасында шәһәрнең үзенә кермәячәген әйтә, чөнки анда җитәрлек пассажир бармаган.
Автор сүзләренә караганда, шофер аның. энесен шәһәргә борылыш янында трассада калдыра һәм аңа 100 сум бирә. Яшүсмер аны каршы алган кешеләргә шалтырата, һәм аны килеп алалар.
Татарстан прокуратурасы бу очрак турында мәгълүматны тикшерәчәк. Шәһәрара пассажирлар йөртүне оештыру турындагы таләпләрнең үтәлешен тикшерәчәкләр. Әгәр нинди дә булса хокук бозу очраклары табылса, җавап бирү чаралары күреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев