Алар үз гаиләләренә тәрбиягә өч бала алдылар. Балаларның өчесе өч төрле гаиләдән, өчесендә өч төрле холык. Гаиләгә кайтканда дүрт айлыклыгы да, алты яшьлеге дә бар иде. Барысын да үз балаларыдай кабул иттеләр. Сабыйларны аякка бастыру өчен күпме йокысыз төннәр, борчулы көннәр үткәрүен Тәнзилә үзе генә беләдер. Ул аларны бәләкәйдән үк тәртипкә өйрәтте, һәрберсенә шифоньердан аерым бүлкә күрсәтеп бирде. Анда эчке киемнәрне аерым, башкасын аерым тезәргә икәнен өйрәтте. Балалар кайтканда өйдә әби белән бабай да бар иде. Алар да балаларны бик яраттылар. Ничә керсәң дә, бабай белән рәхәтләнеп уйныйлар, өстендә тәгәрәп яталар иде.
Көн арты - көн, ел арты ел үтте. Балалар бик акыллы, матур булып үсеп җиттеләр. Бабай белән әбине соңгы юлга озатканда әниләренә булыштылар. Бүгенге көндә кызлары Лилия белән Ләйсән югары уку йортында белем ала. Олы кызлары ике ел инде үзе машина белән йөри. Әниләре аларны туганнары белән аралаштыра, һәр елны әниләренең зиратына алып бара һәм ул аларга әйтеп килә: "Әниләрегезне онытмагыз, хәер бирегез", - ди. Авылда укый торган кече туганнары Илнар исә апаларының ялга кайтуларын түземсезлек белән көтә. Алар кайткач гөр килешәләр. Әниләре быел кече малайларын, туганнарына ияртеп, диңгез буена ял итәргә дә җибәрде. "Күзе кызыккан әйбер кирәк булса, алып бирерсез" дип, туганнарына җитәрлек акча бирде.
Бу әти белән әнигә ничек сокланмыйсың да, ничек рәхмәт әйтмисең?! Җиде ят балаларга йөрәк җылыларын биреп, сөеп-назлап үстергән өчен Аллаһы Тәгалә аларны рәхмәтеннән ташламасын. Үз игелекләре үзләренә кайтсын!
Флүрә Бәхтегәрәева.
Тойгельде.
Нет комментариев