Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тормыш сагында

Янгын сүндерүчеләр даими төстә, тормышларын куркыныч астына куеп, янгын белән көрәшә. Аларның һөнәрен табибларныкы белән янәшә куярлык.

Мөслимнең 123 санлы янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең дүрт каравылында 36 хезмәткәр эшли. Һәрберсендә каравыл җитәкчесе, ике бүлек командиры, диспетчер, автоцистерна йөртүче һәм янгын сүндерүче-коткаручылар бар. Мөслим бүлегендә өч махсус транспорт исәпләнә (шуларның берсе – 1984 елгы “Урал” машинасы).

Төп хезмәткәрләрдән тыш, бүлектә янгын сүндерү һәм коткару бүлеге җитәкчесе урынбасары Николай Шипков, Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов, инспектор Вильям Тайбактин хезмәт куя. 10-11 хезмәткәрдән торган ике пост Баек һәм Иске Карамалы авыл җирлекләренә беркетелгән территорияләр өчен җавап бирә. 

– Янгын сүндерүче-коткаручыларга районның төрле авылларында оешкан 17 ирекле янгын дружинасы да ярдәм итә. Шуңа карамастан, янгын сүндерү һәм коткару бүлекләрендә кадрлар дефициты бар. Безнең сафларга машина йөртүчеләр, янгын сүндерүче-коткаручылар, хәрбиләр кирәк, – ди Илнар Идиятов.

Янгын чыгу сәбәпләре күптөрле. Алар табигать факторларына да, кешеләрнең игьтибарсызлыгына, ваемсызлыгына да бәйле булырга мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, районыбызда янгыннарның төп сәбәбе – электр чыбыгындагы кыска ялганыш. Замана алга барган саен, электр ярдәмендә эшләүче техника саны да арта. Элек өйдә көнкүреш техникасының саны чикле булган, электр энергиясенә зур көчәнеш килмәгән. Иске электр чыбыкларының куәте бер прибор куллану өчен генә җитә. Янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре йорт хуҗаларын электрүткәргечләрне дөрес куллануны, кирәк булганда, алыштыруны сорый.

Фото – Янгын сүндерү бүлеге архивыннан.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 26 апрель санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев