Тәмлетамак. Наилә Шәгалиевадан вак гөбәдияләр
“Гөбәдияне яратмаган кеше юктыр ул. Балаларым – аның кортын, үзем камырын яратып ашыйм. Кунакка бара башласаң да, бәйрәм табыны өчен дә менә дигән ризык ул гөбәдия! Мин аны соңгы арада зур бәлеш формасында түгел, ә кечкенә порцияләр белән пешерә башладым,” – ди Мөслимдә яшәүче Наилә Шәгалиева.
– 12 гөбәдия камыры өчен 2 йомырка, 2 стакан сөт, 1 кап (
Эчлек өчен
Әче камыр басып, кабарту өчен җылы урынга куегыз. Тозлы суда пешкән дөгене салкын су белән чайкатырга һәм дуршлагка салып, суын саркытырга кирәк. Аннан, ябышмасын өчен, бераз үсемлек мае салып болгатыгыз. Чистартылган йөземне юып, өстенә кайнар су коярга, суын сыкканнан соң, дөгене кушып болгатырга кирәк. Хәзер инде чистартылган йомырканы вак угычтан уасы һәм атланмайны эретәсе генә калды.
Камырдан 12 зур һәм кечкенә шарчыклар тәгәрәтеп куйыйк. Зур шарларны чәй тәлинкәсе зурлыгында җәегез. Һәркайсына катламлап: корт, шикәр комы, йомырка, йөземле дөге салына. 1 әр аш кашыгы атланмай сибеп, кечкенә җәем белән каплагыз да, кырыйларын беркетегез һәм матур итеп бөгегез.
Гөбәдияләрне тугланган йомырка белән майлап, өстенә уылган печенье сибәргә дә 200 градускача җылытылган мичтә пешерергә кирәк. Чәйләрегез тәмле булсын!
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев