Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Айсылу Андреевадан витаминлы эчлекләр

Хуҗабикәләр экологик яктан чиста һәм витаминлы ризыкларга өстенлек бирә хәзер. Моның өчен үз бакчаларында үскән яшелчә, җиләк-җимешләрне кышка күпләп әзерләп калдыралар. Мөслимнән Айсылу Андреева газета укучыларыбызга шундый эчлекләрне һәм камыр ризыкларын әзерләү серләре белән уртаклашты.

- Җәен бакчадагы кузгалакны үскән саен җыеп барам. Саламлап турыйм һәм тәменчә шикәр комы салып, повидлога әйләнгәнче (10-15 минут) табада кайнатып алам. Суынгач, контейнерларга тутырып, туңдыргычка тыгам. Әлеге витаминлы эчлектән пирог яки пирожки пешерергә була. Камырны болай әзерлим: 1 стакан җылы сөт, 2 аш калагы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 1 йомырка, 1 аш калагы коры чүпрә алына. Шуңа кирәгенчә он салып, бик каты булмаган камыр басабыз. Камыр кабаргач, кузгалактан ясалган эчлекне бераз җылытып, пирожкилар ясыйм. Аларны майда кыздырырга да, духовкада пешерергә дә була.

Алма эчлеген дә кышка күпләп әзерлим. 3 кг алмага 1 кг шикәр комы, 1 стакан су кирәк. Иң элек 20 минут чамасы сироп кайнатам, шуңа алмаларны салып, 3-5 минут "сикертеп" алам. Әзер эчлекне кайнар килеш стириль банкаларга тутырам. Кибеттән алынган катлы (слоеный) камырга әлеге эчлекне салып әзерләгән конвертлар телеңне йотарлык була. Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев