Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус белән авыруның 63 очрагы теркәлгән
133 пациент дәваланган.
18 кеше хастаханәгә салынган, 45 кеше авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган өйдә дәвалана.
Россия буенча авыручыларның гомуми саны - 362 342 кеше.
Республиканың шәһәр һәм районнары буенча Казанда – 26, Яр Чаллыда-18, Чүпрәледә -7, Буа районында – 3, Әтнә, Балтач районнарында – 2, Аксубай, Алабуга, Кама Тамагы, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнарында берешәр очрак теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев