Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тизрәк кап, ялтырап ят!

11 февраль көнне “Кояшлы Ык” ял зонасында балыкчылар ярышты.

Быел фестиваль җиденче мәртәбә оештырылды.

– Ярышта катнашучылар саны елдан-ел арта. Боз астыннан балык тотарга яратучылар арасында тәҗрибәле балыкчылар да, өйрәнчекләр дә күп. Быел фестивальгә ут-күршеләребез – Сарман, Азнакай районнарыннан, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләреннән дә балыкчылар килде, – ди чараны оештыручы Марат Бәйрханов.

Балыкчыларга 1 сәгать вакыт бирелде. Егетләр үзләре генә белгән алымнар белән балык тотарга кереште. Балык тоту егетләр шөгыле саналса да, балыкчылар арасында хатын-кызлар да очрый. “Алтын балык” фестивалендә быел дүрт кыз осталыкларын сынады.
Алдагы еллардан аермалы буларак, фестивальгә гаиләләре белән килүчеләр дә күп иде. Айнур белән Рүзилә 2 яшьлек кызлары Айзиләне дә алып килгәннәр, аның да кулына кармак тоттырганнар. Айзилә әтисе ярдәме белән бер балык “каптырды”. Тоткан һәр балыкка сөенә-сөенә 1 сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте.

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 16 февраль саныннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев