Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әтиләр советының чираттагы очрашуы балалар сәнгать мәктәбендә узды

Районыбызда узган ел эшчәнлеген башлап җибәргән Әтиләр советлары, быел да оешкан төстә эшләүләрен дәвам итәләр. Әтиләр советлары рәисләренең чираттагы очрашуы балалар сәнгать мәктәбендә узды.

Гомуми һәм урта белем бирү мәктәпләреннән килгән әтиләр советлары рәисләре иң элек класслар белән таныштылар. Алар төрле юнәлешләрдә эшләүче бүлмәләрдә булдылар, укучыларның шөгыльләнүләрен карадылар. Шулай ук, мәктәпнең музее белән дә таныштылар. Г.Тукай исемендәге мәктәпнең әтиләр советы рәисе Марсель Әһлиев матур очрашу оештырган өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Халык уен кораллары бүлеге укытучысы Дилбәр Сәлихҗанова әтиләргә мастер-класс күрсәтте. Алар төрле уен коралларында уйнап ансамбль оештырдылар.

Әтиләргә шулай ук, рәсем сәнгате бүлегендә тиз арада бүләк-конверт ясау да ошады. Алар үз куллары белән бүлек укытучылары ярдәмендә төрле бизәкләрдән конверт ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев